18 май 2026 материаллары
-
Җәмгыять
Авылның авырткан җире: сала кешесен эшле һәм ашлы итү турында сөйләштеләр
Яңа Чишмә районында авыл кешесен эшле һәм ашлы итү турында сөйләштеләр. Биредә быел беренче тапкыр авыл бизнесына, фермерлар һәм шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү юлларын барлауны күздә тоткан зона киңәшмәсе булды. Аны Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов уздырды.
-
Яңалыклар
Казан бистәләре юллары тәртипкә китерелә
Быел Казанда бистә һәм бакча ширкәтләренә керү юлларын ремонтлау эшен дәвам иттерергә җыеналар. Шәһәрнең 30 бистәсендә гомуми озынлыгы 40 чакрымнан артык булган 85 юл төзекләндерелер дип көтелә. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте.
-
Яңалыклар
30 градустан төшми: Татарстанда эсселәрнең тагын күпме дәвам итәчәге билгеле
Татарстанда, янгын куркынычы зур булу сәбәпле, синоптиклар кисәтүе 25 майга кадәр озайтылган.
-
Яңалыклар
Татарстанда яшәүчеләрне #МЫВМЕСТЕ Халыкара премиясендә катнашуга чакыралар
Татарстан Республикасында #МЫВМЕСТЕ Халыкара премиясенә заявкалар тапшыру дәвам итә. Волонтерлык, җәмәгать башлангычлары һәм гражданлык активлыгы өлкәсендәге төп проектларның берсе бу.
-
Җәмгыять
«КазанФорум» ниләр белән истә калды?
Дөньяның 99 иле, Россиянең 75 төбәге һәм Казан мәйданы. Татарстан башкаласында «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII халыкара икътисадый форум узды.
-
Яңалыклар
Россия туристлары арасында популяр булган Мисыр курортларында акулалар арткан
Россия туристлары арасында популяр булган курортларда акулалар саны арткан. Бу хакта Беренче канал хәбәр итә.
-
Җәмгыять
Казанның 200 лагеренда 40 меңләп бала ял итәчәк
Казанда җәй көне 200 лагерь эшләячәк. Мәктәп яны лагерьларында беренче смена 28 майдан, шәһәр яны лагерьларында 31 майдан ачылыр дип көтелә. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Дмитрий Хвостиков сөйләде.
-
Яңалыклар
Казан медицина хезмәтләренең сыйфаты буенча Россия лидерлары рәтенә кергән
«Развивай.РФ» платформасының яңартылган тормыш сыйфаты индексыннан күренгәнчә, Казан кешеләр медицина хезмәтләренең сыйфатыннан югары дәрәҗәдә канәгать булган Россия шәһәрләре исемлегенә кергән.
-
Яңалыклар
13,6 меңнән 48,8 мең сумга кадәр: быел укытучыларның пенсиясе күпме булачагын аңлаттылар
Быел Россиядә укытучыларның иң югары күләмдәге пенсиясе 49 мең сумга җитәргә мөмкин. Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты профессоры Александр Сафонов ТАСС хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.
-
Яңалыклар
Альберт Нурминскийның сөенечле яңалыгы бар
Рэпер Альберт Нурминскийның гаиләсе ишәйгән – аның кызы туган.
-
Яңалыклар
«Саклык акчагыз дәүләтнекенә әйләнгән»: мошенниклар алдашуның яңа ысулын уйлап тапкан
Эчке эшләр министрлыгында мошенникларның яңа алдау ысулын уйлап табулары турында сөйләгәннәр.
-
Җәмгыять
Чәчкәләрнең нигә кирәге бар, яки авыл халкы нигә бәрәңге җирен «кыскарта»?
-
МӨҺИМ
Ике төрле яңалык бар: берсе – яхшы, икенчесе – начар...
Россиядә гадәттәгечә ике төрле яңалык бар: берсе – яхшы, икенчесе – начар. Яхшы яңалыклар рәсми мәгълүмат кырыннан ява, дөресен генә әйткәндә, начарлары да шулай ук инде.
-
Яңалыклар
Бер туташ муенына укол кадатканнан соң сукырайган
Башкортстанда бер туташ муенына укол кадатканнан соң дөм сукыр калган.
-
Яңалыклар
«Бердәм Россия»нең башлангыч тавыш бирүендә катнашу өчен СВОда булган 8 хәрби теркәлгән
Дәүләт Думасына башлангыч тавыш бирүдә катнашуга кандидатларны теркәү төгәлләнгән.